Четверг, 25.04.2024, 04:16                             Добр, дуслар! Хэллэрегез, ничек?

Сайт Фомкинской средней школы

ГлавнаяРегистрацияВход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
    Погода
    GISMETEO: Погода по г.Казань GISMETEO: Погода по г.Нурлат
    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 169
    Статистика
    Считаем
    Сколько нам?
     
    Главная » 2014 » Январь » 29 » Фома мәктәбе кунаклар чакырды
    21:51
    Фома мәктәбе кунаклар чакырды
    Телерадиокомпания "Нурлат".My WebPage

    Район һәм авыл мәчетләрендә Мәүлидкә багышланган күркәм чаралар ай буе дәвам итте. Фома авылының яше-карты да Мәүлид бәйрәмен көтеп ала икән. Мәктәптә укучылар катнашында Мәүлид бәйрәмен оештыруны да матур гадәткә керткәннәр.
    Агымдагы ел республикада дини гореф-гадәтләрне кайтару елы итеп игълан ителде. Фома урта мәктәбе директоры Хәлим Сафиуллин Мәүлид бәйрәмен мәктәп укучылары һәм авыл аксакаллары өчен истәлекле итеп уздырырга карар кыла.
    – Әлеге идеяне район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка җиткергән идем, ул моны хуплады, - ди мәктәп директоры. – Үз чиратымда гаиләм белән аш мәҗлесен әзерләдем. Мәүлид бәйрәме ул – безнең күпгасырлык традициябез. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре оештыру – балаларны, халыкны дингә, әхлакка өндәү өчен зур форсат. Исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр тарату өчен җыелган мәҗлесләр хуплана.
    Бу көнне мәктәп укучыларына дин, әхлак, тәрбия темасына район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, Югары Нурлат бистәсе имамы Абдулла хәзрәт Мортазин, Фома авылы имам-хатыйблары Таһир хәзрәт Хәсәнов һәм Мәгъсүм хәзрәт Таһиров вәгазьләр сөйләделәр.
    – Милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан район мәктәпләрендә дин дәресләре үткәрә башладык, - ди мөхтәсиб Айрат хәзрәт. – Укучыларга дин, Коръән, тәрбия турында вәгазьләр сөйлибез. Фән белән динне бергә алып барганда, матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Гомумән, бүгенге көндә район җитәкчелеге һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән районыбызда көнчыгыш телле мәктәп ачу турында сөйләшүләр алып барабыз. Бу дин белгечләрен үстерү өчен дә начар булмас иде. Әлеге мәктәпне тәмамлаган яшьләр үзебездә үк өч еллык мәдрәсәне тәмамларлар иде. Планнар бихисап. Хәзер һәр җирлектә балалар өчен дини укулар бара, җәен лагерьлар оештырабыз.
    Фома укучыларының динне хөрмәтләүләре күренеп тора. Ир балаларның күбесе азан, салават әйтә, яттан догалар беләләр. Ә кызлар мөнәҗәтләр белән сөендерде бу көнне. Фома балалары даими рәвештә республика, район күләмендә дини конкурсларда җиңүләр яулап киләләр. Монда мәчет һәм мәктәпнең тырышлыгы зур, диләр белгечләр. Әнә, мәктәптә оештырылган Мәүлид бәйрәменнән соң да укучы егетләр мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин, авыл картлары һәм дин әһелләре белән җомга намазына юл алдылар.
    Зилия Әксанова
    Прикрепления: Картинка 1
    Просмотров: 659 | Добавил: fomkino | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Copyright MyCorp © 2024
    Календарь
    «  Сентябрь 2010  »
    Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3 4 5
    6 7 8 9 10 11 12
    13 14 15 16 17 18 19
    20 21 22 23 24 25 26
    27 28 29 30
    Электронный дневник
    Поиск
    Друзья сайта
  • Архив записей
    Узнай свой IP адрес


    Сайт создан в системе uCoz