Пятница, 19.04.2024, 00:07                             Добр, дуслар! Хэллэрегез, ничек?

Сайт Фомкинской средней школы

ГлавнаяРегистрацияВход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
    Погода
    GISMETEO: Погода по г.Казань GISMETEO: Погода по г.Нурлат
    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 169
    Статистика
    Считаем
    Сколько нам?
     
    Главная » 2012 » Октябрь » 5 » Укытучылар көне белән!
    07:45
    Укытучылар көне белән!
    Хөрмәтле укытучылар! Сезне Укытучылар көне белән котлыйм!
    Хөрмәтле хезмәттәшләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек,гаилә бәхете, тынычлык телим! Бәйрәм белән!
    Укытучы – иң игелекле һөнәр ияләренең берсе. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Мәктәп еллары бер-бер артлы уза, балага ничәмә-ничә укытучы белем бирә. Алар балаларның барлык шаянлыкларын да кичерә, балада белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша һ.б. Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар. Шул сәбәпле күпме укытучы һөнәри авыру алган килеш лаеклы ялга чыга. Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыгына таң калырлык хәтта.
    Просмотров: 644 | Добавил: fomkino | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Copyright MyCorp © 2024
    Календарь
    «  Сентябрь 2010  »
    Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3 4 5
    6 7 8 9 10 11 12
    13 14 15 16 17 18 19
    20 21 22 23 24 25 26
    27 28 29 30
    Электронный дневник
    Поиск
    Друзья сайта
  • Архив записей
    Узнай свой IP адрес


    Сайт создан в системе uCoz