Четверг, 25.04.2024, 00:59                             Добр, дуслар! Хэллэрегез, ничек?

Сайт Фомкинской средней школы

ГлавнаяРегистрацияВход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
    Погода
    GISMETEO: Погода по г.Казань GISMETEO: Погода по г.Нурлат
    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 169
    Статистика
    Считаем
    Сколько нам?
     На татарском




                         Телеведение,матбугат - хазер бездә еш кунак.
      11 нче февраль көнне мәктәптә " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хәзерләү системасын яхшырту буенча тәҗрибә уртаклашу” темасы астында республика күләмендә семинар үтте. Биредә мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче 27 югары квалификацияле белгеч катнашты. Каршы алып, мәктәп белән танышканнан соң, кунаклар дәрескә керделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хәзерләү группасы җитәкчесе .укытучы Ралия Наилевна.”Җил, һава хәрәкәте”дигән темага 20 минутлык дәрес күрсәтте. Уен-дәрес балаларга бик ошады. Дәрес барышында бирелгән сорауларга балалар тулы ,кызыклы җаваплар бирделәр. Семинарда катнашучы кунаклар биргән сорауларга да тулы. матур, мәгънәле ,эчтәлекле итеп җавап бирде балалар .Кунаклар укытучының методик лабораториясе, дәрес эшкәртмәләре,дәрес вакытында кулланылган техник чаралар, дидактик материаллар белән якыннан таныштылар. Гомумән, 6 яшьлекләр белән эшләү методикасы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнар төзү һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан фикер алышулар чәй өстәле артында дәвам итте.  

    Хәйрия кайтты әйләнеп.
    22 декабрьдә мәктәбебездә үткәрелгән очрашу хакында күбегез белми дә калгандыр әле. Ул бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәп, иҗат итеп ятучы Гайсин Равил Рәхимҗан улы белән булды. Ул кайчандыр Фома мәктәбен тәмамлап, үз тырышлыгы белән югары дәрәҗәләргә ирешкән, мәктәбебезне сагынып кайтучы мөхтәрәм кунак иде. Безнең өчен бу көтелмәгән һәм сөенечле яңалык иде. Директорыбыз Халим Салих улы исә бу хакта болай диде: 
      -Быелгысы елда хәйрия эшләрен "Изгелек кыл һәм ул сиңа әйләнеп кайтыр!” дигән девиз астында башкарган идек. Без ярдәм иттек, безгә дә ярдәм кулы суздылар...
      Әлеге очрашуга шулай ук һәрдаим булышырга әзер торучы РифкатАхмадулла улы һәм авыл җирлеге башлыгы Абдрахманов Рәшит Һади улы да килгән иделәр. Кунакларыбыз матур җырлар да тыңладылар, алар өчен мәктәбебез видеоролигы да тәкъдим ителде. Ә инде иң куанычлысы, 9-11нче сыйныфлардан олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны бүләкләү булгандыр, мөгаен. Ай дәвамында нык тырышканнар үз хезмәтләренең җимешләрен татыдылар – акчалата премияләргә лаек булдылар. Бу инде яңа уңышлар яулау өчен өлге булып тора. Үз эшеңне бәяләүләре – нинди күңелле бит ул!
    Гөлия Нуретдинова


    Йомгак ясалды
    Ниһаять, район олимпиадалары да тәмамланды. Безнең мәктәп укучылары да үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдылар дисәк тә була. 5 – 1 нче урыннар, 3 - 2 нче урын, 4 – 3 нче урыннар. Гомуми 12 урын. Ә иң күңеллесе, район күләмендә I урын бездә бит! Афәрин! Республика күләмендә дә укучыларыбызга уңышлы гына чыгыш ясарга телибез!

    Казанда Туган тел көненә әзерлек бара
    26 апрель – Туган тел көне. "Мин татарча сөйләшәм” акциясеннән башкортлар һәм чуашлар да үрнәк ала. Казанда да традицион чаралар узачак. Оештыручылар якшәмбе булганга, Габдулла Тукай туган көне уңаеннан уздырылачак чараларга кеше күбрәк килер дип өметләнә.
    "Көннәрне җылытып җибәреп, халык бакчага гына китәргә мөмкин. Татар халкы эшчән бит ул. Бәйрәмнең күрке – халыкта шул, күпләп килсеннәр иде”, ди Татарстан министрлар кабинетының телләр үсеше бүлеге мөдире Фирая Шәйхиева.
    Аның сүзләренчә, туган тел көне уңаеннан мәктәпләрдә, мәдәният йортларында күп чаралар уза инде. Һәм Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә әлеге чарага зур игътибар бирә.
    "Мисал өчен Свердлау өлкәсендә "Татар теленә - мәдһия” дигән чараны уздыру өчен бик күп китаплар җибәрдек. Беррәттән алар "Татар китабы” бәйрәмен дә уздыра. Шулай ук Оренбурда 5 көнлек семинар булды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән татар теле укытучылары җыелган иде. Болар барысы да Тукай туган көне уңаеннан оештырыла”, диде Шәйхиева. Фирая Шәйхиева
    Әмма төп бәйрәм – 26 апрель көнне Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр кую, шигърият бәйрәме, Тукай бүләген тапшыру, Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздыруны үз эченә ала.
    "Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә традиционга әйләнде бит инде. Шул уңайдан яшьләр татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү өчен имзалар җыю эшенә кереште. Киләсе елда бу бәйрәмгә яңалыклар кертергә уйлыйбыз. Ул хакта сөйләшү булды инде”, ди Шәйхиева.
    Ул төрле конференцияләргә караганда "Мин татарча сөйләшәм” кебек акцияләр аша кеше күңелен күбрәк җәлеп итеп була дигән фикердә тора. Әлеге акция инде Русиянең төрле төбәкләрендә уза. Татарстанга якын булганнары 26 апрель көнне Казанга да киләчәк.
    Әйтергә кирәк, Татарстан яшьләреннән үрнәк алып, инде башкортлар - "Мин башкортча сөйләшәм”, чуашлар - "Мин чуашча сөйләшәм” чараларын да оештыра башлаган.
    "Бу шулай ук игътибарга лаек”, ди Шәйхиева.

    ландыш харрасова 


       16.10.2008
       Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү дәвам итәчәк

         Бердәм дәүләт имтиханы бетерелмәячәк, дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
    "Артка юл юк. Бердәм дәүләт имтиханы законда язылганча гамәлгә куелачак. Бернинди артка чигенүләр булмаячак”, - дип белдерде бүген Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе министрлык коллегиясендә.
    "Моны укучылар, аларның әти-әниләре, җәмгыятьтә дөрес булмаган тәэсирләр калдырып, бу темага спекуляцияләүче бөтен кеше дә аңларга тиеш”, - дип ассызыклады, дип хәбәр итә «Интерфакс».
    Фурсенко шулай ук, "ике”ле алучыларның институтның түләүле һәм бюджет бүлекләренә керергә тиеш түгеллеген билгеләп үтте. "Бу идея БДИ вакытында чынга ашарга тиеш”, - дип ассызыклады министр.
    Искә төшереп үтәбез, 2008 елда БДИ Россиянең 84 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үткәрелде. 11 сыйныфның 1 миллион 90 мең чыгарылыш укучысы имтихан бирде. Агымдагы ел - БДИны штат режимына кертүнең соңгысы, 2009 елдан БДИ чыгарылыш укучыларының белемнәрен бәяләүнең бердәм формасы буларак, илнең бөтен территориясендә дә үткәреләчәк.

    Источник: www.tat.tatar-inform.ru


       Укытучылар һәм укучылар өчен газета. "Җырларым"
      Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфатлар арасында аның  рухының көчен, бөеклеген билге-ләүче таҗы бар. Ул - батырлык. Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең  тормышка карашларыннан чыгып үзенчә аңлый булыр. Ә шулай да батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай гуман юнәлештәге эшне башкарудыр.Ул кешедән чиксез ихтыяр көче,
    тәвәкәллек, идеягә бирелгәнлек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.Батырлыкның иң тасвирлы дәлиле булып җәлилчеләр язмышы тора. Алар батырлыгының нәтиҗәсе ифрат дәрәҗәдә мөһим: Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре сатылмаган. Әсирлектә,фашизмның өнендә дә алар берләшә алганнар , көрәшү ысуллары тапканнар, чын ирләрчә үлә дә алганнар. Әлбәттә,җәлилчеләр көрәшенең бөтен рухы,елъязмасы булып Муса Җәлил шигырьләре тора.
    Шагыйрьнең бөтен иҗаты куану,матурлыкка соклану,гаделсезлеккә нәфрәт белән сугарылган. 

      тулырак







    Copyright MyCorp © 2024
    Календарь
    «  Сентябрь 2010  »
    Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3 4 5
    6 7 8 9 10 11 12
    13 14 15 16 17 18 19
    20 21 22 23 24 25 26
    27 28 29 30
    Электронный дневник
    Поиск
    Друзья сайта
  • Архив записей
    Узнай свой IP адрес


    Сайт создан в системе uCoz