|
Главная » 2013 » Апрель » 08
Без 7 сыйныф укучылары 15 март көнне Казан шәһәренә барып, “Тамчы-шоу” интелектуаль уенында катнашып кайттык. Уен бик мавыктыргыч та, эшлекле дә, авыр да булды. Чөнки 2 команда да бик көчле, зур әзерлек белән килгән иде. Шуңа да җиңелүче булмады. Уенны бәяләүчеләргә дә бик җиңел булды димәс идем. Нәтиҗәдә : 28 гә 28 исәбе белән дуслык җиңде.Безнең күңелләребез шатлыклы тәэсирләр белән тулды.Телевидениегә төшү рәвешен күрү,дикторлар артистлар белән очрашу онытылмаслык хисләр тудырды.Аннан бирелгән истәлекле бүләкләр мәктәптә үткәреләчәк башка чараларда да файдаланырлык әйберләр. Иң кадерлесе-1500 җыр кергән караоке китабы һәм Г. Камал театрына билет.Бу уенда катнашу безнең күңелләрдә мәңге онытылмаслык хәтирәләр калдырды.
Просмотров:
2348
|
Добавил:
fomkino
|
Дата:
08.04.2013
| | |
 |
Copyright MyCorp © 2025 |
 | |
|