Телерадиокомпания "Нурлат".
My WebPage Район һәм авыл мәчетләрендә Мәүлидкә багышланган күркәм чаралар ай буе дәвам итте. Фома авылының яше-карты да Мәүлид бәйрәмен көтеп ала икән. Мәктәптә укучылар катнашында Мәүлид бәйрәмен оештыруны да матур гадәткә керткәннәр. Агымдагы ел республикада дини гореф-гадәтләрне кайтару елы итеп игълан ителде. Фома урта мәктәбе директоры Хәлим Сафиуллин Мәүлид бәйрәмен мәктәп укучылары һәм авыл аксакаллары өчен истәлекле итеп уздырырга карар кыла.
– Әлеге идеяне район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка җиткергән идем, ул моны хуплады, - ди мәктәп директоры. – Үз чиратымда гаиләм белән аш мәҗлесен әзерләдем. Мәүлид бәйрәме ул – безнең күпгасырлык традициябез. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре оештыру – балаларны, халыкны дингә, әхлакка өндәү өчен зур форсат. Исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр т
...
Читать дальше »